Казан Кремле – башкалабызның йөрәге by Софа Наздекова

Эш вакыты
Татарстан табигать тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, “Манеж” күргәзмәләр залы, Пушечный двор музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге музее:

Июньнән сентябрьга кадәр:
Һәр көнне: 10:00-18:00
Җомга: 12:00-21:00

Октябрьдан апрельга кадәр:
Һәр көнне: 10:00-18:00
Җомга: 12:00-21:00

Ислам мәдәнияты музее:
Дүшәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе: 9:00-19:30
Җомга: 10:00-21:00

Кол Шәриф мәчете
Казанның меңъеллыгына Кремльдә искиткеч бай һәм матур Кол Шәриф мәчете (Кушымта 2) торгызылды. Аның төп залына ике мең кеше сыя.
Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф [2] исемен йөртә. Кол Шәриф - татар халкы каһарманы, Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф хөрмәтенә аталган. 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә. Колшәриф үз шәкертләре белән Җәмигъ мәчете өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып мәчет баскычларында үтерелеп һәлак булган. Бөек татар каһарманы - Колшәриф истәлегенә баш Казан мәчете аталган. 1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә.
1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров проектлары нигезендә төзелә. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казанның меңьеллыгына ачыла.
Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән.
Бина төнлә матур яктыртыла.

Спас манарасы
Спас манарасы – Казан Кирмәнен көньяктан камап алган ныгытманың үзәгендә урнашкан, төп керү юлы булып санала. 1556-1562 елларда Постник Яковлев һәм Иван Ширяев тарафыннан төзелә. Башта чиркәү бинасында Явыз Иванның сугыш иконасы һәм 1552 елда рус гаскәрләренең Казан һөҗүмендә кулланган башка ядкярләре саклана. Ул вакытта манара икеъяруслы, агач чатыр түбәле була һәм анда кечкенә күзәтү каланчасы урнаша.

XVII гасырның 70 елларында манарага чатыр түбәле ике ярус өстәп төзелә. Астагы ике ярус (XVI гасыр) ак таштан эшләнә һәм дүрт кырлы була, аның аркылы аркалы йөрү юлы үтә. Аларга кирпечтән салынган ике сигез кырлык (XVII гасыр) нигезләнә. Астагы сигезкырлыкта сәгать урнашкан, ә өстәгесенә аркалы уемнар уелган. Бу чаң манарасы хасыйл итә. Манара кирпеч чатыр белән тәмамлана. Ике кыек түбәле чиркәү бөтен озынлыгы белән манарага килеп кушыла. Бинаның алгы ягы XVI гасыр бизәген саклап калган. Манараның дивар калынлыгы 2,5 метр.

XIX гасыр уртасында Кирмәнгә керү юлы җайлырак булсын өчен, ныгытма диварының көнчыгыштан манара белән тоташкан торыгына уксыман арка тишәләр. Терсәкле юлдагы капканы томалап куялар.

70 елларда манараның көнбатыш ягында турыдан-туры чиркәүгә алып баручы баскычлы янкорма төзелә. Шул рәвешле чиркәү тулысынча манарадан аерыла. 1930 елда Спас капкасы аша Кирмәнгә функциональ яктан кирәкле туры керү юлы булдырыла. 1963 елда манараның сигезкырлылыгының өч ягында циферблатлы суга торган электр сәгатьләре барлыкка килә. Ә манара очына йолдыз урнаштырыла. Хәзер манара сәгатьләре махсус җайланмага тотштырылган: караңгы төшкәч, сәгать cукканда кура җиләге төсендәге яктылык кабынып китә. Реставрацияләү 1957, 1970-1975 елларда үткәрелде. Агач конструкцияләрне төзекләндерү, ак таштан салынган диварны реставрацияләү архитектор С.С. Айдаров җитәкчелегендә башкарылды.

Губернатор сарае
Казан Кирмәненең төньяк өлешендә Казан ханлыгы чорында Хан сарае булган урында урнашкан.

1836 елда Император Николай I Казанга килгән вакытында сарай төзү өчен урын сайлый һәм Кирмәндә  “Император фатиры булган хәрби-губернатор йорты” төзергә боера.

Сарай проектын Мәскәүнең архитекторы К.А. Тон эшләгән, ул Христос Спаситель гыйбадәтханәсе һәм Мәскәүнең Зур Кремль сарае проекты авторы. Сарайны төзү белән турыдан-туры җитәкчелек итүне архитектор А.И. Песке башкара, аны 1842 елгы янгыннан соң Казанны төзүдә ярдәм итү өчен Санкт-Петербургтан җибәрәләр. Архитектор М.П. Коринфский эчке бизәлеше  белән шөгыльләнә.

Сарай төзелеше 1845 елдан 1848 елга кадәр бара. Губернатор сараен төзегәндә Казанда җитештерелгән кирпеч кулланыла. 1917 елга кадәр сарай Казан губернаторы эшләрен алып бару өчен кулланыла.

Сарай ике катлы бинадан гыйбарәт, аңа төп корпус һәм аның янәшәсендәге биналар керә. Корылманын мәйданы 56х40 метр һәм биеклеге 28 метр.

Бинаның алгы ягында ике ишеге бар. Баскычы пальма капительләре белән бизәлгән ике колонналы. Беренче һәм икенче кат ордер пилястры һәм аркалы тәрәзә уемнары белән бүленә. Алгы як сызымда ярымтүгәрәк рәвешендә һәм сарайның эчке ишегалдына чыгу юлы бар. Бинаның эклектик декорында рус классицизмы, барокко һәм борынгы рус төзелеш сәнгате элементлары кушыла.

Император чорында сарайның антресольный катында сарай хезмәтчеләренең бүлмәләре урнаша. Астарак – император фатирлары, йокы һәм эш бүлмәсе, бәдрәф, кабул итү өчен зал – барлыгы 17 бүлмә. Җир астындагы катта губернатор канцеляриясе була.

1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң Губернатор сарае бинасында Казан эшче, солдат һәм крестьян депутатлары советы була. 1917 елның 25 октябреннән 26 октябренә каршы төндә бинада революцион штаб әгъзаларының утырышы ачыла, анда Казанда совет хакимияте булдырылуы игълан итлә. Совет чорында бинада Югары совет Президиумы һәм ТАССР Министрлар Советы була.

Бинада төзекләндерү эшләре 1950 елдан башлана. 1983 елда архитектор С.А. Козлова проекты буенча төп фасад төзекләндерелә, ә 1996 – 1997 елларда – бинаның төньяк ягында урнашкан ярым түгәрәк янкорылма торгызыла. Бинаны һәм аның эчке бизәлешен тулысынча төзекләндерү 2001 елда тәмамлана. Хәзерге вакытта бина Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе булып тора. Бинаның алгы ягының үзәгендә Татарстан Республикасы гербы – ак барс сурәтләнгән, ә түбәсендә президент штандарты җилферди.

Благовещение соборы
Благовещение соборы 1561-1562 елларда Казан Кирмәненең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Псков осталары Постник Яковлев һәм Иван Ширяй тарафыннан 1552 елда Иван Грозный карары буенча зур булмаган агач чиркәү урынында төзелә.

Собор үз тарихы дәвамында күп тапкырлар яңадан корыла, янгыннарда яна, реставрацияләнә. Совет чорында чиркәү ябыла, архитектура объектларының бер өлеше җимерелә, собор бинасы көнкүреш ихтыяҗлары өчен кулланыла.

1977-1982 елларда һәм 1996-2005 елларда Собор яңартыла.

Благовещение соборын биш башлы бина, биш апсид, бинаның төп өлешкә терәлә торган ярым түгәрәк чыгынтысы, һәм ике гыйбадәт кылу урыны булган, өстәмә алтарь урнаштыру өчен бүлеп бирелгән өлеш тәшкил итә.

Үзәк өлеше ак таштан ясалган, алты баганага таяна, дүрт ян барабаны (бинанын цилиндр рәвешендәге өске өлешенең купол белән кушылган урыны) һәм Украина бароккосы стилендә башкарылган бер үзәк барабаны, өч апсиды һәм алар белән кушылган ян өстәмәләре бар.

Гыйбадәтханәнең эчке баганалары түгәрәк, төп куполга күчү конусның бер өлеше формасында борылмалы конструкция рәвешендә төзелгән. Бу куполдан куб өлешенә күчәргә мөмкинлек бирә.

Нигезе җир асты каттыннан тора, диварлары һәм тәре гөмбәзләре ак таштан катырылган блоклардан төзелгән.

Бу катны XVI гасырда аерым Изгеләр гыйбадәтханәсе буларак кулланалар.

Бинаның фасады аркатуралар (ялган аркалар) белән тоташтырылган бизәкле билләмәләр белән бизәлгән. Диварлар киле рәвешендә тәмамлана, позакамар өслек белән каплана. Ян ягында урнашкан зәңгәр төстәге гөмбәзе алтын йөгертелгән йолдызлар белән бизәлгән, үзәктәге гөмбәзе барочный груша рәвешендә.

Көньяк һәм төньяк яктан чиркәүнең үзәк өлешенә ике кирпеч калынлыгындагы чыгымнар ярымтүгәрәк апсидлар ярдәмендә; көнбатыштан – киң ике төстәге ризык кабул итү бүлмәсе тоташа. Бу урын кирпечтән төзелгән, шомартылган, позакомар белән капланган, фасадлары яссы пилястралар белән бизәлгән. Көнбатыш ягыннан периметр буйлап дивар кырында чиркәү хоры өчен баскычлар төзелгән (өске ачык галерея). Гыйбадәтханә диварларлары һәм булмә рәсем ясаганда кулланыла торган буяулар белән бизәлгән (XIX гасыр рәсем сәнгате).

1996-2005 елларда махсус татар фәнни-төзекләндерү архитекторлары Р.Р. Раимова һәм И.Б. Харисова җитәкчелегендә Благовещение соборын яңарту эшләре алып барыла 2005 елның 19 июлендә собор Казан архиепискобы Анастасий тарафыннан кабаттан изгеләндерелә. 2005 елның 21 июлендә яңартылган соборда беренче литургияне Патриарх Алексий II башкара.

Хәзерге вакытта Благовещение соборы гамәлдәге православие гыйбадәтханәсе булып тора. Монда Благовещение соборы тарихы музее урнашкан.

Казан митрополиты Матфей фатихасы белән XVII гасырда төзелгән Благовещение соборының манарасы хәзерге көнгә кадәр сакланмаган. Биш катлы 50 метрлы ак таш манара Казан Кирмәне җирлегенә кергән һәркемгә күренә торган булган. Манараның аскы ярусында урнашкан 2,5 тонналы олугъ кыңгырау – борынгы Казанда иң зурысы булган. XVIII гасырда манарада суга торган сәгатьләр була, ә гөмбәз башта шлем рәвешендә төзелә. Манара Благовещение соборының бүлмә өлеше болдырына тоташа. Элек кыңгырау астында изге газап чигүче Ирина хөрмәтенә изгеләштерелгән чиркәү урнаша, ләкин XVIII гасыр ахырында корылманың искерүе аркасында ул ябыла. Казан архиепискобы Филаретының теләге белән бу гыйбадәтханә 1832 елда торгызыла һәм Казан могҗизасы изге Герман исеме кушыла. Совет чорында чаң манарасы җимерелә. Хәзер аның урынында сквер урнашкан.

ТАЙНИК (ЯШЕРЕНҮ) МАНАРАСЫ
Юл манарасы XVI йөзнең икенче яртысында Псков осталары Иван Ширәй һәм Постник Яковлев тарафыннан камалышта шартлаган Нур-Гали (XVI йөздә руслар аны Муралеев дип атаганнар) манарасы урынында төзелә. Манараның беренче исеме Никола Чудотворц чиркәвеннән алган һәм Никольская дип атала башлый. Аннары, манараның исеме алыштырыла һәм Тайницкая исемен ала, чөнки 1552 елгы камалыш вакытында ныгытма сакчылары эчәргә яраклы су алган чыганакка баручы җир асты  юлы шартлатылган яшерен урын янында урнаша.

Баштарак турыпочмаклы кирпеч манара бер катлы, терсәк сыман үтү урыны була, өске якта дүрткырлы чыгымнар һәм дүрткырлы чатыр белән тоташа. Манара хәзерге кыяфәтен XVIII гасырда ала, ике яруслыга әйләнә. Беренче һәм икенче яруслар арасындагы күчү таш парапетлы терраса рәвешендә төзелә. Сугышчылар өчен урыннар  Казансу елгасына таба карап тора. Манараның түбәсе агач чатыр белән капланаган, ә чатыр өстеннән каравылчы урыны күтәртелгән, тагын да өскәрәк ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының әйләнә торган билгесе урнаштырылган. XIX гасыр башында Казансу елгасын су басу аркасында манараның җимерелү куркынычы барлыкка килә, әмма манараның тышкы дивары ягыннан куәтле контрфорс торгызыла, бу безнең көннәргә кадәр һәйкәлне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Казан Кремле буйлап сәяхәт

ЭКСКУРСИЯЛӘР

Сөембикә манарасы
Кремльнең иң борынгы һәм истәлекле урыны – Сөембикә манарасы (Кушымта 3) Казанның иң изге символы.
Манара XVII – XVIII гасырларда төзелгән һәм Сафа-Гәрәй хан вафатыннан соң, 1549 елдан 1551 елга кадәр Казан белән идарә иткән, Казан ханбикәсе Сөембикә хөрмәтенә аталган. Корылма күзәтче манарасы вазыйфасын башкара, аның биеклегеннән Идел һәм Казансу елгаларына караган киң манзара ачыла.
Сөембикә манарасы зур, яхшы яндырылган кирпечтән төзелгән, мәйданы 140 кв.м., 7 ярустан тора, ә аның гомуми биеклеге 58 метрга җитә. Түбәндәге төрле биеклектәге өч каты тигезьяклы квадраттан гыйбарәт. Һәр яктан ачык галереяләр, террасалар белән әйләндереп алынган. Терраса беренче яруста култыксалар, икенче һәм өченче яруста билләмәләр белән камалган.
Сөембикә манарасының түбән ярусы цилиндр рәвешендәге гөмбәз белән тоташтырылган, ике пилоннан тора. Бинаның көньяк һәм төньяк фасадларында кирпечтән эшләнгән түгәрәк тәрәзәләр һәм зур булмаган ишекләр бар, алар манараның эчендәге бүлмәләргә алып бара. Көнбатыш һәм көнчыгыш фасадлардагы пилоннар декоратив колонналар белән бизәлгән (барлыгы 8 колонна). Һәр пилонның калын катламында манараның өске ярусына алып менүче бормалы баскычлы коридорлар урнашкан.
Юл “Көн һәм төн” дип аталган заманча чүкеп ясалган капкалар белән капланган. Капкаларның зур өлеше лалә чәчәкләре  үсемлек орнаменты белән бизәлгән.  Капканың кырыйларында һәм аскы өлешендә легендар һәм мифологик хайваннар сүрәтләнгән: Сирин кошы, туристларны әкияти илнең тылсымлы киңлекләренә алып китә, аккош – ханбикә Сөембикәнең могҗизалы коткару символы; боланга һөҗүм иткән лачын – хакимият образы (манара элеккеге Хан сараена якын урнашкан); томшыгына кызылбалчык капкан үрдәк – тынычлык символы.
Манара төньяк-көнчыгыш якка 1,98 метрга авыша, ул грунт катламнарының юылуы белән бәйле. Алга таба авышуны туктату өчен 1914-1916 елларда манараның түбән ярусы тимер билләмә белән каплана. 1941-1955 елларда манараның нигезе ныгытыла һәм тикшеренүләр үткәрелә.
1998 елда манараның нигезен ныгыталар һәм нәтиҗәдә манара авышудан туктый. Хәзерге вакытта манараны музейлаштыру процессында бара һәм ул Казан Кирмәне экскурсия программаларының аерылгысыз өлеше булып тора.

Уен "Рәсемне таны"